Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маккейн: "Әфган сугышын җинү өчен Кандаһар мөһим шәһәр"


Хәрби хезмәт комитеты сенаты Джон Маккей, Канадаһарга булган сәфәрендә бу шәһәрне әфган сугышында мөһим нокта буларак атады. Маккейн фикеренчә, Кандаһарда иминлек урнаштыру илдәге каршылыкны бетерүдә зур роль уйнаячак. Соңгы атналарда НАТО хәрбиләренә каршы булган һөҗүмнәрнең артуына карамастан, АКШ сенаты Маккейн, НАТО хәрби чараларының уңышка ирешәчәгенә ышана.

"Без Кандаһарда уңышка ирешә алабыз. Бу бик мөһим шәһәр, әгәр анда иминлек урнаштыра алсак калган җирләрдә дә уңышка ирешәчәкбез", диде ул бу хакта.

АКШ сенаты Джон Маккейн икенче яктан Обаманың киләсе ел июль аенда Әфганстандагы хәрбиләрен әкренләп кайтару планына зур тәнкыйть белдерә. Аның фикеренчә, чигенү турында дошман алдында ачыктан-ачык әйтергә ярамый.

Маккейн югары рәсмиләргә тәнкыйть белдергән сүзләре өчен вазыйфадан алынган элекке АКШ хәрби башлыгы МакКристалның урынына билгеләнгән Петреусның да Әфганстан сугышына үз өлешен кертәчәгенә ышана.

Петреус вазыйфага керешү белән, "Әфганстанда хәрби чараларда гади халыкка зыян килмәве өчен зур тырышлык күрсәтергә" вәгъдә иткән иде.

Маккейн фикеренчә, аның бу чыгышы һава һөҗүмнәрен туктатуын аңлатмый, игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясый.

Икенче яктан үлгән хәрбиләр санының артуы борчылу уята. Июнь аенда гына 103 чит ил хәрбие үтерелде, аларның 60-ы Американ хәрбие.
XS
SM
MD
LG