Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-Русия арасында шпионнарны алмашу уңышлы гына тәмамланды


АКШ белән Русия "салкын сугыш"тан соң беренче тапкыр шпионнар алмашты. Һәр ике якның шпионнарны алып килгән очкычлары Австрия башкаласы Венага килеп төште. Бер сәгать тә үтмәде, алар кире кайтып китте - бу юлы инде үз шпионнарын алып.

АКШ гаделлек министры Русия белән шпионнарны алмашу адымының "уңышлы" тәмамлануын белдерде.

Кичә Нью-Йорк мәхкәмәсенә чыгарылган кешеләрнең үз гаебен тануыннан соң, АКШ Русиянең шпионнарны алыштыру тәкъдиме белән килешкән иде.

АКШ шулай итеп Русия мәнфәгатенә шпионлык кылуда гаепләнгән 10 кешене, Русиядә кулга алынган 4 шпионны кайтару бәрабәренә илдән китүенә рөхсәт итте.

Икенче яктан, Көньяк Кыбрыста кулга алынып, шпионлыкта гаепләнгән 11нче кеше Метсосның әле дә кайда булуы мәгълүм түгел. Ясалма Канада паспорты белән кулга алынган Метсосның шпионнарның башлыгы булуы алга сөрелә.
XS
SM
MD
LG