Италиядә мәгълүмат чараларында эшләгән меңләгән кеше протест чаралары уздырды. Алар телефон тыңлау һәм моның аша мәгълүмат җыюга чикләү керткән карар тәкъдименә каршы чыга.
Журналистлар, "хөкүмәт бу карар белән мәгълүмат чараларын авызлыкларга тырыша" дигән фикерне алга сөрә.
Протестлaр сәбәпле Италиядә ТВ каналларда хәбәр программалар булмады, интернеттагы хәбәр сәхифәләре көн буена яңартылмыйча торды.
Парламентка тәкъдим ителгән яңа карар нигезендә телефон сөйләшүләрен фаш иткән кешеләргә 467 мең еврога кадәр акча җәзасы яный.
Хөкүмәт телефоннарны тыңлауны "шәхси тормышка кагылу" һәм "демократия янау" дип атый һәм моңа каршы чаралар күрергә тели.
Журналистлар исә телефоннарны тыңлау аркылы гына күп санда рәсминең ришвәтчелек белән шөгыльләнүе фаш ителде дип белдерә.