Германиянең DPA хәбәр агентлыгы белдерүенчә Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи хәйрия фонды, һуманитар ярдәм төялгән көймәсен диңгез аша Газзәгә җибәрергә җыена.
Азык-төлек һәм медицина ярдәмнәрен ташыган көймә, сәфәргә Грециянең Ловрио портыннан башлаячак.
Көймәдә шулай ук дистәләгән оешма әгъзалары булачак. Әлеге оешмага Каддафинең улы Саиф җитәкчелек итә.
Монан ай ярым элек Төркиядән Газзәгә һуманитар ярдәм ташыган көймәнең Газзәгә керүенә Израил рөхсәт итмәгән иде. Юлын дәвам иткән көймәгә Израил һөҗүм оештырып 9 кешене үтергән иде.
Әлеге вакыйгадән соң Израилнең Газзә блокадасына каршы басымнар арткан иде.