Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сары диңгездә өйрәнүләр үткәрү планын раслады


Кушма Штатларның хәрби көчләре башлыгы адмирал Майк Маллен Сары диңгездә Көньяк Корея белән бергә узачак хәрби өйрәтүләр планын раслады.

Адмирал хәрби диңгез өйрәтүләренең Көньяк Корея һәм АКШ арасындагы бердәмлекне күрсәтү, Төньяк Кореяне провакацияләр уздырмаска чакыру өчен уздырылуын әйтә.

Монда сүз март аенда Көньяк Корея корабының Төньяк Корея торпедасы белән батырылуы турында бара. Ул вакытта Көньяк Кореянең 46 морягы һәлак булды.

Моңа кадәр Кытай АКШның Сары диңгездә, Кытай ярлары һәм Корея ярымутравы янында хәрби диңгез өйрәтүләре оештыруына борчылу белдергән иде.
XS
SM
MD
LG