Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан югалган АКШ хәрбиләренең үзендә булуын белдерә


Әфганстанда Талибан гыйсъянчылары җомга көнне хәрби базадан юкка чыккан ике АКШ хәрбиенең берсенең үзләрендә тотык булуын, икенчесенең инде үтерелгән булуын белдерә.

Талибан вәкиле Забиһулла Мөҗәһит Рейтер хәбәр агентлыгына Талибан җитәкчелеге ул тотыкның язмышы турында соңрак карар итәчәк диде.

Мөҗәһит гыйсъянчыларның ул тотыкны тоткынлыктагы Талибан сугышчыларына алмаштыруны тәкъдим иткәнлеге турында берни дә әйтмәде.

Кабулдагы хәрби базадан машина белән чыгып киткән ул ике АКШ хәрбие кире кайтмаган.
XS
SM
MD
LG