Accessibility links

Кэмерон Пакстан турында әйткәннәреннән чигенми


Британ премьер-министры Дэвид Кэмерон Пакстанда террорчылыкка каршы көрәш торышы турында әйткән сүзләрен яклап ачыкча сөйләшү мөһим дип белдерде.

Чәршәмбе көнне Кэмерон Пакстанга террорны алга этәрү һәм читкә тарату мөмкинлеге бирергә ярамый дип Исламабадка каты бәрелгән иде.

Ул моны Пакстанның күршесе һәм дошманы булган Һиндстанга килгәч әйтте.

Пакстанның югары комиссионеры Вәҗид Шәмсул Хәсән Кэмерон террорга каршы сугышта Пакстанның ни кадәр зур роль уйнавына күз йома дип белдерде һәм аны җитлекмәгән сәясәтче дип атады.

Пакстан вәкиле шулай ук Кэмеронны Пакстан белән Һиндстан арасындагы татулашу тырышлыкларына куркыныч тудыруда гаепләде.
XS
SM
MD
LG