Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә урман һәм торф янудан 20 кеше һәлак булды


Русиянең үзәгендә урманнар һәм торф янудан кимендә 20 кеше һәлак булды. Меңнәрчә кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр.

Корбаннарның өчесе янгын сүндерүчеләр. Президент Дмитрий Медведев янгыннарны сүндерергә ярдәм итү өчен хәрбиләрне җибәрергә кушты.

Премьер-министр Владимир Путин Түбән Новгород өлкәсенә килеп тулысынча янып беткән Югары Верея авылы халкы һәм җирле рәсмиләр белән очрашты. Путин авылдагы 500-ләп кешегә яңа өйләр салырга һәм 200-әр мең сум компенсация түләргә вәгъдә итте.

“Без губерниягә акча күчерәчәкбез. Алар кышка кадәр кабул ителерлек бәядән яңа йортлар төзиячәк ширкәтне сайлап алачак”, - диде Путин.

Русиянең үзәк өлешләрендә һава торышын күзәтү башланганнан бирле булмаган иң югары температура тора.
XS
SM
MD
LG