Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай кеше хокуклары активистлары уйгыр журналистын кулга алуга каршылык белдерә


Кытайда бер төркем журналистлар уйгыр журналисты Гайрәт Ниязның 15 елга төрмәгә утырту хөкеменә каршылык белдереп, ачык хат язды. Гайрәт Нияз Шәркый Төркестан башкаласы Үремчедә булган милли каршылыклар турында чит ил журналистларына интервью биргән өчен кулга алына.

Гайрәт Ниязны яклаган хатка бөтен Кытайдан 23 кеше кул куйган. Алар арасында кеше хокукларын яклаучылар, академиклар, язучылар бар.

Алар бу хатта Ниязның кулга алынуы Үремчедә милли каршылыкларны тагын да арттырырга мөмкин дип яза.

Гайрәт Нияз 2009 елның июль аенда мөселман уйгырлар белән хан кытайлар арасында булган милли каршылыклар вакытында кулга алынган иде.

Кытай хөкүмәте мәгълүматларына караганда, бәрелешләр вакытында 200 кеше һәлак булды, 1700 кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG