Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Конституцияне яклаучылар кулга алынды


31 июльдә Мәскәүнең Триумфаль мәйданында Русия конституциясенең 31 маддәсен – ирекле җыелуны яклап урам җыенына килүчеләр кулга алынды.

Милиция хезмәткәрләре «Солидарность» хәрәкәте лидерларының берсе Борис Немцовны бишенче омтылышта кулга алды. Шулай ук «Левый фронт» лидеры Сергей Удальцев һәм аның активистлары тоткарланды.

Алардан кала Русиянең машина хуҗалары федерациясенең өч күзәтүчесе дә кулга алынган.

Хакимият бу чараны оештырырга рөхсәт бирмәде. Әмма язучы Эдуард Лимонов, Хельсинки төркеменең Мәскәү башлыгы Людмила Алексеева Мәскәү мэрына 31 июльдә Триумфаль мәйданында чара уздырачаклары турында хат язганы билгеле. 30 июль көнне акция узачак мәйдан бетон блоклары белән уратып алына.

Русия конституциясенең 31 маддәсен яклаган каршылык чарасында барлыгы 200ләп кеше катнаша, 35-е кулга алына.

Шулай ук конституциясенең 31 маддәсен яклап, Петербурда 100ләп кеше урамга чыга, шуның 60-ы кулга алына.

31 июль кичендә Борис Немцов һәм Сергей Удальцов азат ителә. Триумфаль мәйданында кулга алынган 70ләп кешенең, рөхсәтсез уздырылган каршылык чарасында катнашкан өчен, административ җәзага тартылачагы хәбәр ителә.

Мондый чаралар шулай ук Омски, Иркутски, Владивосток, Носибирски, Калининград, Ижау шәһәрләрендә дә узды.
XS
SM
MD
LG