Пакстан тышкы эшләр министрлыгы Исламабадтагы Британия илчесен чакыртып алды.
Британия министрлыгы хәбәр итүенчә, Пакстан рәсмиләре аннан премьер-министр Давид Камеронның соңгы белдерүенә аңлатмалар сораган.
Камерон Пакстанга “террор экспортын җәелдерүгә чик куярга кирәк”, дип белдергән иде.
Иртәгә Пакстан президенты Асиф Али Зардаринең Лондонга сәфәре башлана. Кайберәүләр сәфәрне протест йөзеннән кичектерүне тәлап итте. Бу көннәрдә Британиягә барасы Пакстан күзләү хезмәте вәкилләре сәфәрләреннән баш тартты.
Камерон бу белдерүен АКШ хәрби җитәкчелегенең яшерен документлары интернетта чыкканнан соң ясады. Анда Пакстан махсус күзләү хезмәтләренең әфган сугышчылары белән элемтәдә тору турында мәгълүмат бар иде.