Accessibility links

Кайнар хәбәр

BP нефть таралуын туктату гамәленең уңышлы баруын белдерде


Британия нефть ширкәте BP Мексика култыгында нефтьнең диңгезгә таралуын туктату өчен башкарган соңгы чараның уңышлы баруын белдерде.

20нче апрельдә нефть эзләү платформасында булган шартлаудан соң 5 миллион мичкә нефть суга таралган иде. Ширкәт нефть коесынын өстен балчыкка ошаган махсус маддә белән каплап куйды.

АКШ хөкүмәте коедан суга таралган 800 мең мичкә нефтьнең генә чистартыла алуын белдерә.
XS
SM
MD
LG