Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәчетләрендә төрек имамнары вәгазь әйтәчәк


Казан – Төркиянең диния назәрәте белән килешү нигезендә изге Рамазан аенда Татарстан мәчетләрендә вәгазьләр уку өчен быел Төркиядән 8 имам киләчәк.

Алар республиканың төрле шәһәрләренә җибәреләчәк һәм мәчетләрдә тәравих намазлары, Коръән сүрәләре укыячак, гыйбадәтләр кылачак.

Төрек имамнарын чакыру гадәте элекке елларда да булган. Халык аларны яратып кабул итә, дип хәбәр итә “Татарстанда Ислам” дип аталган интернет сәхифәсе.
XS
SM
MD
LG