Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия хөкүмәте Медведевның Абхазиягә сәфәренә тәнкыйть белдерә


Сухуми – Грузия хөкүмәте Русия президенты Дмитрий Медведевның бүген көтмәгәндә Абхазиягә килүенә тәнкыйть белдерә.

Грузиянең премьер-министр урынбасары Тимур Якобишвили сүзләренчә, бу сәфәрнең максаты – игътибарны үз илендәге янгыннардан читкә юнәлтү. Бу сәфәрдән соң Кавказ төбәгендә берни дә үзгәрмәячәк, диде ул.

Русия белән Грузия арасындагы сугыш башлануга бүген 2 ел тулды. Шушы уңайдан ясаган сәфәре вакытында Медведев Абхазия җитәкчесе Сергей Багапш белән сөйләшүләр үткәрде. Русия президенты Грузиянең бу үзбилгеләнгән төбәге белән сәяси, икътисади һәм иминлек өлкәсендә мөнәсәбәтләрне ныгытырга вәгъдә итте.

2 ел элек булган кораллы низагтан соң Мәскәү Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган иде. Бүген Медведев, бу карар дөрес булган, ул төбәктә “кан коюны” булдырмаска ярдәм итте, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG