Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә элекке Берлин дивары корбаннары искә алынды


Германия башкаласы Берлинда элекке Берлин дивары төзелеше башланган көндә, дивар аша качканда атып үтерелгән корбаннарны искә алдылар.

Берноер урамында истәлеккә чәчәкләр куйган Берлин шәһәр башлыгы Клаус Воверайт ясаган чыгышында, шәһәр икегә бүленгән чакта булган вакыйгаларны беркайчан да истән чыгармаска чакырды.

"Диктaторлыкка каршы ачык рәвештә каршы тору һәрвакыт мөһим, тарих безгә моны күрсәтте", диде Воверайт.

Берлин дивары 1961 елның 13 августында торгызылды һәм 1989 елда җимерелде. Салкын сугыш вакытында Көнчыгыш Берлин коммунист хакимияте хәрбиләргә дивар өстеннән Көнбатыш Берлингa качарга теләгән кешеләрне атып үтерергә әмер биргән иде.
XS
SM
MD
LG