Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Беларус президентын сүзендә тормауда гаепләде


Мәскәү Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген тану мәсьәләсендә Беларус президентын өзлексезлектә гаепләде.

Русия президенты ярдәмчесе Сергей Приходько белдерүенчә, күмәк иминлек килешүе оешмасы илләре вәкилләренең утырышында Беларус президенты Александр Лукашенконың Минскиның әлеге республикаларны таныячак дигән сүзләрен Кремль тасмадан язып алып җәмәгатьчелеккә җиткерергә мөмкин.

Элегрәк Беларус җитәкчесе Русия президенты Дмитрий Медведевның “Александр Лукашенко Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген танырга вәгъдә итте, әмма сүзендә тормады” дигән белдерүен кире какты.
XS
SM
MD
LG