Accessibility links

Кайнар хәбәр

Протестлар һәм террор һөҗүмнәре Грециядә туризмгa зыян салды


Грециядә югары дәрәҗәле бер хөкүмәт җитәкчесе BBCгә ясаган белдерүендә, ил эчендәге террор вакыйгалары һәм протест чараларының илнең туризм тармагына зур зыян салуын белдерде. Грециядә икътисади керемнең 20% туризм тармагы тәшкил итә.

Хөкүмәт вәкиле август аенда Грециягә килгән туристлар санының шактый кимүен белдерде.

Грециянең иң зур утравы Критта быел туризм керемнәренең 30% кимиячәге белдерелә. Бу сан хөкүмәт исәпләгәннән 3 тапкырга артыграк булып чыга.

Икътисад белгечләре туризмдaгы уңышның кимүе Халыкара валюта фонды һәм Европа Берлеге билгеләгән икътисади максатларга ирешүне катлауландырачак дип фаразлый. Бу исә хөкүмәтне "каешны ныграк кысу" адымына китерә ала дип исәпли. Халык исә мондый адымга каршылык белдерә.
XS
SM
MD
LG