Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның соңгы хәрби сугыш бүлекчәсе Гыйрактан китте


АКШның соңгы хәрби бригадасы 19 августта Гыйрактан китте. Гыйракта 7 ел ярым булган шушы хәрби бүлекчәнең бүген иртә белән чик буен узып Кувейтка керүе белдерелде. Шулай итеп, Пентагон "Гыйракны азат итү гамәленең" рәсми рәвештә тәмамлануын игълан итте.

Август ае ахырына кадәр АКШ зур хәрби берлекләрен Гыйрактан чыгарырга планлаштыра.

Киләсе ел ахырына кадәр Гыйракта 56 мең американ хәрбие генә калачак.

АКШ дәүләт департаментының рәсми вәкиле Филип Кроули хәрбиләрнең Гыйрактан чыгарылуы турында ясаган чыгышында, Американың Гыйрактагы хәрби катнашлыгы ахырына җитүен әйтте. Кроули калган АКШ хәрбиләренең моннан соң Гыйрак хәрби көчләренә киңәшләр бирү белән бергә биредәге АКШ мәнфәгатьләрен саклап калачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG