Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Пакстанга ярдәм җибәрүне кичектермәскә чакырды


БМО илләре вәкилләре Пакстанга булган халыкара ярдәмнәрнең күләмен арттыру турында уртак җыен уздырды. Җыенны җитәкләгән БМО башлыгы Пан Ги Мун, илдәге су ташуларны "әкренләп таралган цунами" дип атады. Пан Ги Мун Пакстандагы афәт җирләре үз урынында күреп кайткан иде. БМО Пакстанга булган ярдәмнәрне арттырырга чакыра.

Пакстан тышкы эшләр министры Мәхмүт Курәйши: "Әгәр ярдәмнәр ихтыяҗ вакытында халыкка җиткерелмәсә, хәл экстремист файдасына әйләнергә мөмкин", дип кисәтте.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Пакстан өчен бүлеп бирелгән ярдәмгә тагын 60 миллион доллар өстәләчәген игълан итте. Шулай итеп, ташуларда зур зыян күргән Пакстанга АКШ 150 миллион доллар ярдәм бирә.

БМО мәгълүматларына караганда, 3 атна элек булган су ташуда 4 миллион кеше өйсез калды, 1600дән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG