Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин ягы тынычлык сөйләшүләрен башлау тәкъдимен кабул итте


Фәләстин җитәкчелеге Израил белән тынычлык сөйләшүләрен башлау турында Вашингтонның тәкъдимен кабул итте.

Шулай да Фәләстин ягы, "Израил яңадан яһүт мәхәлләсе төзелешләрен дәвам иткән очракта сөйләшүләрдән баш тартачакбыз" дип кисәтә.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Вашингтонда узачак тынычлык сөйләшүләренең 2 сентябрьдә башлаячагын белдерде.

Һиллари Клинтон сөйләшүләргә Үрдүн патшасы Абдулла, Мисыр президенты Хөсни Мөбарәк һәм Якын Көнчыгыш тынычлык процессында халыкара арадашчы Тони Блэрнен чакырылуын әйтте.

Сөйләшүләр вакытында Фәләстин качаклары, чик буе һәм Йәрүсалимнең статусы мәсьәләләре каралачак.
XS
SM
MD
LG