Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чилида 17 көн элек шахта эчендә калган эшчеләр исән


Чилида 17 көн элек Копиапо шәһәрендә шахтада булган шартлаудан соң, аның эчендә калган эшчеләрнең исән булуы белдерелде. Коткару төркеме ишелгән шахтаның тирәнлеген үлчәгәндә хат килеп чыга. Хатта махсус бүлмәгә сыенган 33 эшче үзләренең исән булуын язып калдырган.

Kоткаручылар 700 метр тирәнлектә җимерелгән шахтада калган кешеләрне коткару эшенең берничә атнага сузыла алачагын белдерә.

Бу вакыт эчендә эшчеләр, су һәм азык-төлек белән тәэмин ителәчәк.
XS
SM
MD
LG