Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә 12 сугышчы үтерелгән


Чечнянең Курчалой районында махсус чара вакытында сугышчылар булуда шикләнелгән 12 кеше үтерелгән.

Президент Рамзан Кадыров, махсус көчләр Хоси-юрт (Центорой) авылына кергән 20ләп сугышчыга каршы һөҗүм ясады, диде.

“Без аларның бу авылга якынлашуын белдек һәм аларны монда әзерләнеп тордык. Авылга кереп таралуын көттек һәм аларны юк итү өчен аерым урын да әзерләдек. Президентның иминлек көчләре хәрбиләре яхшы эш башкарды”, диде Кадыров.

Чара вакытында шулай ук иминлек гаскәрләренең ике хәрбие һәлак булган, икесе яраланган. Кадыров журналистларга авыл халкыннан 4 кеше яраланды, дип белдерде. Русия мәгълүмат агентлыгы исә авылның 5 кешесе һәлак булды, дип хәбәр итте. Иминлек көчләре авылга һөҗүмне иртәнге сәгать дүрттә башлаган.
XS
SM
MD
LG