Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә мөселманнарга каршы чарада 5 кеше кулга алынды


Британиянең Брэдфорд шәһәрендә илгә мөселман мөһаҗирләрен кертү һәм мәчетләр төзүгә каршы зур урам җыены узды, полиция белән бәрелешләр булды.

“Англияне саклау лигасының” 700ләп вәкиле Брэдфорд үзәгендә “Мәчетләр төзелешен туктатырга!” һәм “Пәрәнҗәне тыярга!” дигән шигарьләр тотып торды. Аларга каршы мөселман оешмаралары кергән “Фашизмга каршы берлекнең” 250ләп әгъзасы чыкты.

Ике арада чыккан низаг нәтиҗәсендә 5 кеше кулга алынды.

Тугыз ел элек Брэдфорд каласында Британия тарихында мөселманнар белән җирле халык арасында иң каты бәрелешләр булды.
XS
SM
MD
LG