Тифлис – Грузиянең эчке эшләр министрлыгы Русия тышкы эшләр министрлыгының, Русия ватандашлары Грузиядә эзәрлекләнә, дигән белдерүен кире какты.
Грузия эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Шота Утиашвили радиобызга әйтүенчә, Русиянең меңләгән ватандашы Грузиядә ирекле рәвештә яши. Бары тик Абхазия һәм Көньяк Осетия аша керүчеләр генә дәүләт чикләрен бозучылар буларак штрафка тартыла.
Бүген Русия тышкы эшләр министрлыгының интернет сәхифәсендә Русия ватандашларын Грузиягә барудан тотылып калырга чакырган белдерү урнаштырылды. Белдерүдә әйтелгәнчә, Русия ватандашлары Грузиядә ялган җинаять эшләре нигезендә кулга алынырга мөмкин.