Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай депутаты "Бердәм Русия" фиркасен мәхкәмәгә бирде


Русиянең Конституция мәхкәмәсе Алтай парламенты депутаты Игорь Вольфсонның "Бердәм Русия" партиясенә каршы шикаятен кабул итте.

Коммунистлар фиркасе вәкиле Вольфсон җирле парламентта бөтен комитетларда "Бердәм Русия" рәислек итә, бу башка фиркаләр өчен тавыш биргән кешеләрнең хокукларын бозу һәм канунны бозу булып тора, дип саный. Оппозиция бу хәлне парламент эчендә генә хәл итә алмаган.

Конституция мәхкәмәсе хөкемдары Сергей Князев депутатның шикаятен Дәүләт Думасындагы фракция башлыклары һәм губернаторларга җибәргән, аларның күбесе Вольфсон таләбен хуплаган, дип хәбәр ителә.

Конституция мәхкәмәсе утырышы 17 сентябрьгә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG