Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыйров “Мемориал” җитәкчесен төрмәгә утыртмакчы


Мәскәү – Дүшәмбедә Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсе “Мемориал” хокук яклау үзәге җитәкчесе Олег Орлов эшен тикшерә башлады.

2009 елда Орлов “Мемориал” хезмәткәре Наталья Эстемирова Чечняда үтерелгәннән соң, Рамзан Кадыйров, республика башлыгы буларак, бу үлем өчен җаваплы, дигән белдерү ясаган иде. Кадыйров аны шушы белдерү өчен яла ягуда гаепләп, мәхкәмәгә бирде.

Русия кануннарында яла ягу өчен 3 елга кадәр төрмә каралган. Кадыйровның адвокаты Андрей Красненков Орловка иң кырыс җәза сораячагын әйтте. Орлов бүгенге утырышта, гаепләүнең мәгънәсен аңламыйм, үземне гаепле дип санамыйм, дип белдерде.

Русиянең хокук яклаучылары Кадыйровның Олег Орловны җавапка тарту тырышлыгына ризасызлык белдерә.
XS
SM
MD
LG