Accessibility links

Гыйракта җиде тыныч кеше, унбер хәрби һәлак булды


Гыйрак рәсмиләре Фәллуҗа шәһәрендә АКШ-Гыйрак уртак хәрби чарасы вакытында тыныч халыктан җиде кешенең һәм ике Гыйрак хәрбиенең һәлак булуын белдерә.

Анбар виләятенең полиция башлыгы, генерал-майор Баһа Хөсәин әл-Кәрхи әйтүенчә, бер террорчының өйенә хәрбиләр килгәч террорчылар аларга ут ачкан һәм атышлар башланган. Атышларга ялгыш тыныч халык та эләгеп җиде кеше һәлак булган, дүртәү яраланган.

Мосул шәһәре янында исә, Гыйрак полициясе әйтүенчә, юлга куелган бомба шартлаудан тугыз Гыйрак хәрбие һәлак булган.
XS
SM
MD
LG