Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша мәхкәмәсе Әхмәт Закаевны иреккә чыгарды


Варшау – Бәйсезлек яклы чечен җитәкчесе Әхмәт Закаев иреккә чыгарылды һәм теләсә кайсы вакытта Польшадан китә ала. Әлеге карарны кабул иткән Польша хөкемдары Петр Шаб сүзләренчә, ул Европа Берлеге әгъзасы Британиянең элегрәк кабул ителгән карарын искә алып эш иткән. 2003 елда Британия Закаевка сәяси сыену биргән иде.

Чечен конгрессында катнашу өчен Польшага килгән Закаев, җомга көнне полиция тарафыннан кулга алынган иде. Русия аны террорчылык һәм кеше урлауда гаепли һәм үзенә тапшырырга таләп итә.
XS
SM
MD
LG