Accessibility links

Кайнар хәбәр

ETA халыкара арадашчылыкны кабул итәргә әзерлек белдерде


Билбау – Баск сепаратистларының ETA төркеме, испан хөкүмәте белән низагны чишү максатында, халыкара арадашчылыкны кабул итәргә әзер булуын белдерде.

ETA шулай ук Брюссель декларациясендә каралган адымнарны тикшерергә әзерлек белдерде. Бу документ ETAны шартсыз, берьяклы ут туктату игълан итәргә чакырган иде. Аны имзалаучылар арасында Көньяк Африканың элекке президенты Фредерик де Клерк, англикан чиркәве рухание Десмонд Туту бар.

ETA ике атна элек ут туктатуын игълан иткән иде инде. Ләкин испан хөкүмәте ул белдерүне кире какты.
XS
SM
MD
LG