Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда тавышлар санау башланды


Кабул – Әфганстанда шимбә көн үткән парламент сайлаудан соң тавышларны санау башланды.

Безнең хәбәрчеләр әйтүенчә, бу эш берничә көнгә сузылырга мөмкин.

Европа Берлеге, Берләшкән Милләтләр һәм НАТО оешмасы, Талибан янауларына карамастан, курыкмыйча тавыш бирергә килгән әфганнарга ихтирам белдерде.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, тавыш бирү урыннарында һөҗүмнәр нәтиҗәсендә кимендә 11 цивиль кеше һәм 3 полиция хезмәткәре һәлак булган. Ил буйлап 33 бомба һәм 63 ракета шартлатылган.

Халыкның сайлауда катнашу дәрәҗәсенә килгәндә, әлегә рәсми саннар юк, ләкин бу сан түбән булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG