Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Сүриягә корал сату планы АКШны борчый


АКШ саклану министры Роберт Гэйтс Русиянең Сүриягә корабларга каршы ракета сату ниятенә борчылу белдереп бу адымның төбәктә тотрыксызлык тудыра алуы турында әйтте.

Дүшәмбе көнне Гэйтс бу хакта Израил саклану министры Эһүд Барак белән дә сөйләшкән.

АКШ министры бу мәсьәләне узган атнада Пентагонга сәфәр кылган Русия вәкилләре белән очрашуда да күтәргән һәм Мәскәүне мондый сәүдә эшләре белән “сак булырга” чакырган.
XS
SM
MD
LG