Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әл-Җәзирә” Әфганстанда ике операторын иреккә чыгаруны сорый


“Әл-Җәзирә” телевидение ширкәте НАТОның Әфгастандагы көчләре тарафыннан бу атнада кулга алынган ике операторын иреккә чыгаруны таләп итте.

Катарда урнашкан гарәп телевидениесе белдерүендә, ширкәтнең Мөхәммәд Надер һәм Рәхмәтулла Некзад исемле ике хезмәткәре илнең төрле районнарында Талибанга ярдәм итүдә шикләнелеп кулга алынган.

“Әл-Җәзирә” НАТО җитәкчелеген Әфганстандагы сугышны “төрле яктан яктыртуга комачаулауда” гаепләп чыкты.

НАТО бу гаепләүләргә әле аңлатма бирмәде.
XS
SM
MD
LG