Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар теле укытучылары җыены үтәчәк


27 - 30 сентябрьдә Казанда татар теле укытучыларының V Бөтенрусия корылтае үтәчәк. Аны мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты оештыра.

Корылтайда Русиядә милли мәгарифне үстерү, белем бирү оешмаларында толерантлык тәрбияләү, мәдәниятләр диалогы принцибын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшереләчәк.

Әмма аннан тыш җанисәп вакытында татар булып язылу темасы да игътибардан читтә калмаска тиеш. Чарага Русиянең 35 төбәгеннән 450 делегат чакырылган. Башкорстаннан 50ләп укытучының килүе көтелә.

Сишәмбе 28 сентябрь көнне Русия төбәкләреннән килгән татар теле укытучылары, этномәдәни компонентлы мәктәп җитәкчеләре Казанның төрле белем йортларында аерым секцияләрдә фикер алышачак. Хакимият вәкилләре катнашлыгында зур пленар утырыш 29 сентябрьгә планлаштырылган.

Шушы арада Татарстан хакимиятләре Казанда Бөтендөнья татар яшләре форумын, дин әһелләренең бөтенрусия җыенын үткәрде. Анда да халык санын алу темасы күтәрелде.
XS
SM
MD
LG