Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шартлаткыч булуда шикләнелгән Пакстан очкычы Швециядә утырды


Швеция башкаласының Арланда халыкара һава аланына бүген шартлаткыч бар дип шикләнелгән Пакстан һава юллары ширкәте очкычы килеп утырды. "Боинг-777" очкычы Канададан Пакстанга юл тоткан булган.

“Очкыч Швеция өстеннән очканда Канада полициясенә билгесез бер хатын-кыз шалтратып юлчыларның берсе очкычка бомба керткән дип хәбәр итте. Арланда һава аланында шикләнелгән кеше тикшерелде, әмма бер ни табылмады. Очкычта һәм юлчыларның багажында шикле бер әйбер дә табылмады”, дип белдерде Швеция полициясе вәкиле Кьелль Линдгрен.

Очкычтагы 273 юлчы чыгарылган, очкыч тикшерелгән, шартлаткыч табылмаган.

Тоткарланган кеше чыгышы белән Пакстаннан булган Канада ватандашы. Хәзер аның террор белән бәйле эшчәнлеккә катнашы булуы тикшерелә.

XS
SM
MD
LG