Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония Кытай алдында гафу үтенмәде


Япония Кытай алдында гафу үтенүдән баш тартты һәм Кытайның балык тоту көймәсе һәм балыкчыларны тоткарлау өчен акчалата җәза түләмиячәген белдерде.

8 сентябрьдә Көнчыгыш Кытай диңгезендәге уртак су киңлегендә Япония чик буе хезмәте Кытай балыкчылары көймәсен тоткарлады.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы көймәне тоткарлау һәм аның капитанын кулга алуны Япониянең Кытай суверенлыгына янавы һәм Кытай ватандашларының хокукларын бозуы, дип бәяләгән иде.

Япония тышкы эшләр министрлыгы вәкиле бу гаепләүләрне “нигезсез” дип атады.

Кытай диңгезчеләре бу атнада иреккә чыгарылды, капитан кичә азат ителде.
XS
SM
MD
LG