Уфада "Автоном хәрәкәт" һәм антифашистлар каршылык чарасы оештырды. Алар башкаланың Спорт сарае яныннан алып, Ленин мәйданына кадәр юл үтте. Бу километр ярым дигән сүз. Алар июль аенда Мәскәүдә кулга алынган ике активистны яклап чыккан. Бу — илдә фашизм урнашу һәм ил җитәкчелеген тәнкыйтьләгән Алексей Гаскәров һәм Максим Солопов.
Уфада узган каршылык чарасында ике дистәдән артык кеше катнашты. Алар халыкка буклетлар таратты. Анда Мәскәүдәге кулга алулар, илдәге репрессияләр турында бәян ителгән. Каршылык чарасында катнашучыларның шигарьләре — “Автоном хәрәкәт”, “Сәяси репрессияләрне туктатыгыз!”, “Социаль активистлардан кулыгызны алыгыз!”