Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эквадор президенты полицияне үзен үтерергә маташуда гаепли


Эквадор президенты Рафаел Корреа үзен полиция һоспиталендә чолгап алган гыйсъянчы полиция хезмәткәрләрен президентны үтерергә маташуда гаепләде.

Пәнҗешәмбе берничә сәгать полиция чолганышында булган Корреаны хәрбиләр яу белән коткарганнан соң ул урамга җыелган халык алдында чыгыш ясады.

Ролициягә түләүләрне киметү турындагы яңа канун полиция хезмәткәрләренең ачуын чыгарып гыйсъянга китерде.

Гыйсъянчы полиция белән каршылыкта күз яше газыннан зарарланган президент һоспитальгә алып кителгән иде.

«Без сөйләшә алмавыбызны аңлап китә башлагач, алар президентка күз яше газы белән һөҗүм итте, күз яше гранатасын йөзебезгә төбәп атты. Алар мине полиция һоспиталенә алып китәргә мәҗбүр булды һәм шунда тотык итеп алды”, - диде Корреа.

Президентны гыйсъянчылардан яу белән коткарганда атышларда ике кеше һәлак булган, 37 кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG