Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чемезов: Русия Иранга 166 миллион доллар гына тиеш


Русиянең Иранга S-300 комплексларын сату турындагы килешүне кире кагуы сәбәпле, Мәскәү Тәһранга элек әйтелгәнчә 800 миллион доллар түгел, ә 166 миллион 800 мең доллар гына кайтарырга тиеш. Бу хакта «Русия технологияләре» ширкәте җитәкчесе Сергей Чемезов белдерде.

Аның сүзләренчә, Русия Иранга алдан алган өлешчә акчаны гына кайтарырга тиеш, чөнки килешүне өзүгә алардан тормаган сәбәпләр нигез булды.

Монда БМО Иминлек Шурасының Иранга каршы яңа чикләүләр кертү карары турында сүз бара. Аның нигезендә S-300 комплексларын сату тыела.
XS
SM
MD
LG