Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Көнчыгыш Иерусалимда төзелешне яңарта


Израил хакимиятләре Көнчыгыш Иерусалимның яһүд өлешендә 238 йорт төзелешен яңартуны хуплады.

Бүген бу турыда Израил төзелеш министрлыгы белдерде.

Шулай итеп Израил фәлестиннәр дәгва иткән җирләрдә төзелешләрне тыюны гамәлдән чыгарды.

Фәлестин ягы Израилнең гамәлләрен кискен хөкем итеп чыкты.

Фәлестиннәр бу тыюны гамәлдә калдыруны Израил белән тынычлык сөйләшүләрен дәвам итүнең төп шарты дип атый.
XS
SM
MD
LG