Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сәфәрен тәмамлаган Чавес Минскига килде


Венесуэла президенты Уго Чавес рәсми сәфәр белән Минскига килде. Чавес Беларус сәфәре вакытында ил президенты Александр Лукашенка һәм башка рәсмиләр белән очраша.

Сөйләшүләрдә төп тема сәүдә һәм башка өлкәләрдә ике ил арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләсе тора.

Чавес Мискига 2 көнлек Мәскәү сәфәрен тәмамлаганнан соң килде.

Русия сәфәре вакытында Чавес Русия белән, Венесуэлада уртак атом электр станциясен төзү турында килешүгә кул куйды.

АКШ бу хакта ясаган белдерүендә, яңа атом программы һәм бу өлкәдәге эшчәнлекне халыкара иминлек кагыйдәләргә буйсынып башкарырга чакырды.
XS
SM
MD
LG