Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең көньягындагы су ташудан 9 кеше һәлак булды


Краснодарда көчле яңгырлар сәбәпле барлыкка килгән су басуда кимендә 9 кешенең һәлак булуы белдерелә.

Краснодарда 7 авыл һәм 17 районны су басуын белдергән Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сүзчесе, афәт җирендәге якынча 300 кешенең башка җирләргә күчерелүен хәбәр итте. Җирле идарә Краснодарны афәт җире буларак игълан итте. Афәттә үлгән кешеләрнең кемнәр булуы әлегә ачыкланмаган.

Икенче яктан соңгы вакытта башта Русия һәм башка илләрдән галимнәр, климат үзгәрешләре турында төрле белдерүләр белән чыга. Бу хакта 13 октябрьдә белдерү белән чыккан Дөнья табигый тормыш фондының (WWF) Русия вәкиле Алексей Кокорин, киләсе елларда табигый афәтләрнең дәвамлы арта барачагын һәм алдыбыздагы 10-15 елда табигый фаҗигаләрнең ике тапкырга ныгыячагы турында фараз белдергән иде.

Климат үзгәрешләрнең һава торышына бәйле афәтләргә нык тәэсир итәчәген әйткән Кокорин, "табигый казаларның ике тапкырга артачагы турында кайгылар бар, бигрәк тә диңгезгә якын җирләрдә яшәгән кешеләргә йогынтысы күбрәк була ала", дип кисәткән иде.
XS
SM
MD
LG