Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азиялы министрлар дөнья илләрен ачлык белән көрәшкә чакыра


Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек оешмасы (APEC) илләре министрлары дөньяда ачлык белән җәфаланган якынча 1 миллиард кеше булуын искә төшереп аларга азык-төлек ярдәмен арттырырга чакырды.

Япониянең Ниигата шәһәрендә узган җыен ахырында уртак кабул ителгән белдерүдә, ачлык проблеммы белән көрәшү өчен азык-төлек һәм сәүдә өлкәсендә инвестицияларны арттыру кирәклегенә басым ясалды.

Җыенга катнашучылар 2007-2008 елларында ашамлык бәяләренең кискен артып китүе озак мөддәткә глобаль азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен җитди кисәтү иде дип белдерә.
XS
SM
MD
LG