Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Руслан Ямадаевны үтерүчеләргә хөкем чыгарды


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Руслан Ямадаев үлемендә Чечнядән Асланбәк Дадаев һәм Элимпаша Хацуев гаепле, дигән карар чыгарды.

Җинаятьне кылучы дип саналган Дадаев шулай ук Ямадаев белән 2008 елның 24 сентябрь көнне бер машинада булган Чечнянең хәрби коменданты Сергей Кизюнны үтерү омтылышында гаепләнә.

Дадаев һәм мәхкәмә алдына баскан өченче кеше - Тимур Исаев - шулай ук 2008 елның март аенда "Конверсбанк" идарәсе башлыгы Александр Антонов һәм аның сакчысына һөҗүм итүдә шикләнелә.
XS
SM
MD
LG