Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодарда үлгәннәрнең гаиләләренә акча түләнәчәк


Краснодар краеның Туапсе районында су ташкынында батып һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум компенсация түләнәчәк.

Губернаторның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, зыян күргән кешеләр унар мең сум алачак. Акчалар сишәмбе көнне түләнә башлый.

Туапсе районында су басуда 14 кеше һәлак булды, 9 кеше югалды, дүрт меңнән артык кеше зыян күрде.

Бүген Туапседа матәм көне.

Шимбә көнне яуган каты яңгырлар нәтиҗәсендә елгалар ярларыннан чыгып 20 авыл һәм торак пунктта меңнән артык йорт су астында калды, күперләр җимерелде. Алты авылда эле дә ут юк.
XS
SM
MD
LG