Accessibility links

Кайнар хәбәр

Закаев Чечня парламентына һөҗүмгә катнашы булуын кире какты


Чечен сугышчылары юлбашчысы Әхмәт Закаев Британиянең BBC радиосына кичә Грозныйда Чечня парламентына булган һөҗүмгә катнашы булмаганын белдерде.

Закаевны һөҗүмне оештыруда президент Рамзан Кадыйров гаепләп чыкты.

Сишәмбе көнне булган һөҗүмдә өч кеше һәм өч сугышчы һәлак булды. Яраланган ике кеше хастаханәгә салынды. Президент Кадыйров, 17 кеше яраланган, дип элек хәбәр ителгән мәгълүматне кире какты.

Русия премьер-министры Владимир Путин Грозныйда һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум, зыян күргәннәргә 200-400 мең сум түләнәчәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG