Accessibility links

Вьетнамнан кайта алмаган Русия диңгезчеләре ярдәм сорый


Вьетнамдагы Вунг Тау диңгез портында калган Русия диңгезчеләре көймә хуҗасыннан бурычларны түләтеп аларга Русиягә кайтарга ярдәм итүен сорап баш прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Русия диңгезчеләре һөнәр берлегенең Ерак Көнчыгыш бүлеге рәисе Николай Суханов сүзләренә караганда, җиде диңгезче акча түләнмәгәне аркасында өйләренә кайта алмый.

Баш прокуратура диңгезчеләр белән элемтәгә кереп тикшерү башлаган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG