Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ тәрәккый итүче илләрне валюталарын “йөгәнләмәскә” чакыра


Кенҗу – АКШ финанс министры Timothy Geithner тәрәккый итүче илләрне үз валюталарын чамадан тыш контроль итүдән туктарга чакырды.

Бу белдерүен ул шимбә көнне Көньяк Кореяның Кенҗу шәһәрендә G20 илләренең финанс министрлары очрашуында ясады.

Кытайны телгә алмаса да, белгечләр сүзләренчә, Geithner сүзләре нәкъ менә Пекинга кагыла.

АКШ һәм Европа Берлеге юаньне ясалма рәвештә түбән тоткан Кытай рәсмиләренә инде күптән тәнкыйть белдерә.

20 илнең финанс министрлары үз валюталарын базар таләбенә туры китереп эш итү турында уртак белдерү кабул итте.
XS
SM
MD
LG