Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Наркотиксыз шәһәр” фонды вәкилен якларга 100ләп кеше чыкты


Мәскәү – Шимбә көнне Мәскәүдә “Наркотиксыз шәһәр” дип аталган фондның Түбән Тагыл бүлеге җитәкчесе Егор Бычковны яклап митинг үтте.

Егор кеше урлауда гаепләнеп, 3.5 елга төрмәгә хөкем ителгән иде.

Бүгенге митингка 100гә якын кеше килде. Алар Бычковка белдерелгән гаепләүләрне уйдырма дип саный һәм эшне кабат тикшерергә таләп итә.

Бычков үзе аңа каршы эшне наркотик сатучылар һәм хокук саклау оешмаларының коррупциягә баткан хезмәткәрләре оештырган дип белдерә.
XS
SM
MD
LG