Европа Берлеге җитәкчеләре киләчәктә икътисади кризиска юл куймас өчен евро зонада көчлерәк кагыйдәләр билгеләү кирәклеге турында килеште.
Бу уңайдан Брюссель кирәк очракта әгъза илләр бюджетын тикшерә алачак һәм күп күләмдә бурыч алып югары чыгымнар күрсәткән илләргә җәза бирә алачак.
Европа җитәкчеләре Брюссельдә баpган җыенда шулай ук кризис вакытында евро кыйммәтен саклап калу өчен махсус фонд булдыру турында килеште.
Германия үзгәрешләрнең хокукый чыганагын көчләндерү өчен бу хакта Лиссабон килешүенә үзгәреш кертергә таләп итә.
11 ай элек кабул ителгән әлеге килешүгә үзгәрешләр кертелгән очракта, килешү янә һәр илнең парламентында расланырга тиеш булачак.
Ләкин кайбер илләр мондый үзгәрешкә каршы тора.