Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барнаулда сайлау хокукын яклап урам җыены узды


Русиянең 20дән артык шәһәрендә җыелу иреген яклап урам җыеннары узды. Барнаулдагы урам җыеныенда шулай ук хакимиятне сайлау хокукын кире кайтаруга чакырулар яңгырады.

Барнаул шәһәр думасы депутатлары 29 октябрь көнне булган утырышта шәһәр башлыгын сайлауны бетерде.

“Сәяси Һэллоуин” дип аталган пикетта “18 депутатның рухы” булып киенгән 50ләп кеше катнашты. Барнаул мэрын сайлауны бетерү өчен нәкъ 18 депутат тавыш бирде. Аларның исемнәре хәбәр ителмәде.

“Мэрларны сайлау” дип исемләнгән иҗтимагый берлек шәһәр хакимиятен үзгәртү һәм сайлауны кире кайтару өчен эшен дәвам итәчәген белдерде.

31 октябрьдә халыкның җыелу хокукын яклап җыен беренче тапкыр Бурятия башкаласы Улан-Удэда узды.
XS
SM
MD
LG